2015 елның 2 октябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Лаеш һәм Балык Бистәсе районнары территориясендә хәрби атышлар өчен уку үзәге төзелешенә җир кишәрлеге бирү сораулары буенча киңәшмә узды.
Бу сорау буенча киңәшмәгә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммунал хуҗалык министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы минитсрлыгы, ТР Лаеш һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары вәкилләре чакырылды.
Киңәшмә кысаларында җир кишәрлегенең кайда булуына ачыклык кертелде, ТР Лаеш һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарының җирле үзидарә органнарына җир ктшәрлекләре хуҗаларын һәм аларны бирү шартларын билгеләргә кушылды.