Узган шимбә, 3 нче октябрь көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре “Урман утырту көне”дип игълан ителгән традицион табигатьне саклау акциясе кысаларында үткәрелгән чарада катнашты. Алар Кадышево бистәсендәге Биектау участогы урманчылыгында ылыслы агачлар утыртуда активлык күрсәттеләр.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча язгы һәм көзге урман утырту чараларында республикада 60 меңнән артык кеше катнашкан, 300 га мәйданда 1 млн. данәдән артык агач утыртылган.