Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 609 миллион 610 мең сум салым булмаган табыш керде

2015 елның 9 октябре, җомга

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2015 елның III арталында республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 609 миллион 610 мең сум акча керде. Шулай итеп, 9 айда бюджет йөкләмәсе 105,4 % ка үтәлде.

       Шул исәптән, статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 58,61 миллион сум - план 96,6 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 42,19 миллион сум – план 102,4 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 188,32 миллион сум – план 98 % ка үтәлгән;

җир сатудан – 82,39  миллион сум акча кергән - план 114,43 % ка үтәлгән;;

дивидентлардан – 140,96  миллион сум – план 130 % ка үтәлгән;

чиста табыш өлешеннән – 45,43 миллион сум - план 100 % ка үтәлгән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 51,50 миллион сум табыш кергән– план 96,2 % ка үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International