ТР Җир Кодексы 333 маддәсе белән тулылана. Ул юридик шәхесләргә социаль-мәдәни , коммуналь-көнкүреш объектлар төзү өчен аукцион үткәрмичә генә җир кишәрлекләре бирү өчен критерияләр системасы билгели.
Критерияләр:
- эш урыннары санын булдыру яки арттыру;
- инвестиция күләменә таләпләр;
- Татарстан Республикасы территориясендә салымнар керүне арттыру.
Мондый җир кишәрлекләре алу өчен ТР Министрлар Кабинетына гариза язарга кирәк. Гариза белән бергә проект документлары да тапшырылырга тиеш.