Вазифаларга кадрлар резервы өчен конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вазифаларына кадрлар резервы өчен конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

·        Җирләрнең категориясен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктларның чикләренә кертү бүлеге җитәкчесенә;

·         Корпоратив идарә итү бүлеге җитәкчесенә;

·        Методология һәм муниципаль мөлкәт мөнәсәбәтләрен формалаштыру бүлеге җитәкчесенә.

       Конкурста вакантлы вазифа урыннарына 11 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнелде. Алда әйтелеп үткән вакантлы вазифалар тәртибендә:

·        Мөбарәков Алмаз Газинур улы, Петрухина Ирина Александр кызы;

·        Касыймова Гөлфирә Габдрахман кызы, Вафина Нинэлла Илдус кызы, Хабибуллин Тимур Рифхать  улы;

·        Минабетдинова Гүзәл Минхад кызы, Морозов Владлен Владилен улы. 

       Барысын да җиңү белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International