Гамәлдән чыгару буенча комиссия 2015 елның сентябрь аена нәтиҗәләр чыгарды

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

             Гамәлдән чыгару буенча комиссия 2015 елның сентябрь аена 400 оешмадан килгән гариза карады. Гаризалар буенча 374 оешмага гамәлдән чыгару рөхсәте бирелде: 4043 мөлкәт объекты, шул исәптән 3607 берәмлек җиһаз һәм оргтехника, 362 берәмлек автотранспорт, киләчәктә эксплуатацияләүгә яраксыз мораль һәм физик яктан искергән 74 бина һәм корылма гамәлдән чыгарылды.

       Комиссия эше нәтиҗәләре буенча амортизация дәрес исәпләнмәү һәм күчемсез милек объектлары, җир кишәрлекләренә мөһим документлар булмау сәбәпле 26 оешманың гаризасы кире кагылды. гамәлдән чыгаруга куелган 19 берәмлек автотранспорт чарасы аукцион аша сатуга җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International