“Матди тәэмин итү идарәсе” Дәүләт бюджет учреждениесе территориясендә техника кую урынын асфальт ватыклары белән җәю һәм койма кору буенча эшләр алып барыла. Автоматлаштырылган капка кую эше башкарыла. Шулай ук “Матди тәэмин итү идарәсе” Дәүләт бюджет учреждениесе территориясендә хезмәткәрләр автомобильләре өчен дә мәйдан әзерләнә.