Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев ТР Минзәлә районы Советы утырышында катнашты

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

2 ноябрь көнне үткән район Советы утырышында район башкарма хакимиятенә ике муниципаль җитәкче сайланылды. Илгизәр Шагалиев һәм Васыйл Гыйләҗетдинов кандидатуралары тәкъдим ителде. Бу вазифаларны күптән башкаручы Илгтзәр Шагалиев чыгышы республиканың 2030 ел стратегиясенә нигезләнгән иде. 2015 ел ахырына район үсешнең бишүеллык программасын кабул итәргә тиеш иде, һәи Илгизәр Тимерхан улының бу чыгышы программаның төп пунктлары итеп кабул ителде.

 Илгизәр Шагалиев кандидатурасы конкурс комиссиясе рәисе – ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев тарафыннан тәкъдим ителгәннән соң бертавыштан район баәкарма хакимияте җитәкчесе итеп сайланылды.

Шулай ук утырышта хакимият башлыгы урынбасары итеп Камил Нәҗмиев сайланылды.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International