2015 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “Өстәл теннисы һәм бокс үзәгендә” өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде.
Ракетка белән эш итә белү осталыкларын ярышка килгән 28 министрлык һәм ведомство вәкилләре күрсәтте. Шулар арасында ярышларда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.