10 ноябрь көнне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Казан Кремлендә узган ТРда Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясе утырышында катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы советны ТРда Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясенә үзгәртү турындагы указны имзалады.
Анда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Чара республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый һәм дини конфессия вәкилләре катнашты.
Комиссия республиканың дәүләт хезмәтен башкаручы затларга карата мәнфәгатьләр низагы мәсьәләләрен караячак. Шәхси мәнфәгатьләр буенча чикләүләр катгыйланды. Ул хәтта файда алган вазифаи затларга карата гына түгел, ә алар белән якын туганлык мөнәсәбәтләрендә булучыларга да кагыла. Моннан тыш, хокук бозучыларга җаваплылык арттырылган, эштән азат итү дә мөмкин.
Утырышта файдалы казылмалар һәм урман фонды җир участокларын һәм су объектлары урнашкан участокларны кулланганда хокук бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү, коррупцион рискларны киметү һәм электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, шулай ук ТРда Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиянең президиумын оештыру һәм регламентын раслау мәсьәләләре каралды.