Дәүләт милкеннән файдалануда кимчелекләр табылды

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

 «Республика мөлкәт казнасы» ДБУ тарафыннан Тәтеш районы территориясендә урнашкан дәүләт милкеннән файдалану тәртипләрен тикшерү үткәрелде.

ТР Урман хуҗалыгы карамагындагы 2 һәм 1 ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы  учреждениеләрне тикшерү нәтиҗәләре буенчагомуми мәйданы 931,5 кв.м 5 күчемсез милек  объекты, шул исәптән 300 кв.м мәйданлы агач кисү цехы, 467,9 кв.м административ бина, 6 траснпорт чарасы, 8651 кв.м мәйдан җир кишәрлеклекләренең файдаланылмаулары ачыкланды

233,5 кв.м мәйдан күчемсез милек һәм  2 автобус ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы рөхсәтеннән башка 3 юридик шәхескә файдалануга тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International