Казанда 2015 елның 12 ноябрендә Россия бәяләүчеләре җәмгыяте оештырган “Заманча шартларда бәяләү” конференциясе үтте. 90 нан артык катнашчы – бәяләүчеләр, аудиторлык һәм бәяләү оешмалары җитәкчеләре, министрлык һәм ведомство вәкилләре LUCIANO Residence Kazan отеленең конференц-залына җыелды.
Конференция эшендә бәяләүчеләр Татарстан Республикасыннан гына түгел, Екатеринбургтан, Кировтан, Курганнан, Ижевсктан, Мәскәү, Самара, Ульяновск, Чебоксар, Йошкар-Оладан да килгәннәр иде.
Конференциядә катнашучылар алдында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин заманча шартларда дәүләт һәм бәяләүчеләрнең хезмәттәшлеге турында чыгыш ясады. Министрлыкның Бәяләү бүлеге җитәкчесе Лариса Швецова бәяләү турындагы исәп-хисапта җибәрелә торган хаталар һәм Татарстан Республикасындә бәяләүчеләр белән эш практикасы турында сөйләде.