20 ноябрь - балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

“Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү турындагы” Федераль законны тормышка ашыру сораулары буенча Хөкүмәт комиссиясе тарафыннан белән һәр елның 20 ноябре көнне Россия Федерациясе субъектларында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрү турында карар кабул ителде.

Бу көнне Татарстан Республикасының барлык  муниципаль берәмлекләрендә чаралар үткәреләчәк, шул исәптән ятим балалрга, асрамага бала алучылар, гарип балалар һәм аларның законлы вәкилләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк.    

Бу чара кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләре Минзәлә    муниципаль   районы территориясендә бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International