20.11.2015 Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары, идарәләре җитәкчеләре өчен министр урынбасарлары, министрлык бүлекчәләре җитәкчеләре, шулай ук чакырылган: ТР буенча Росреестрның дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Илнур Галиев, ТР буенча ФАХ идарәсенең дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Айрат Таҗетдинов катнашында “Түгәрәк өстәл” үткәрелде. “Түгәрәк өстәлдә” федераль законга кергән үзгәрешләр, Министрлык һәм муниципаль берәмлекләр хезмәттәшлеге турындагы Килешмә сораулары каралды.
Шулай ук министр урынбасары Рөстэм Мерзакреевның торак пунк, сулыклар һәм урман зоналары чикләрен кадастр исәбенә кую сораулары буенча чыгышы тыңланылды. Палата җитәкчеләренең күп төрле сорауларына җаваплар бирелде.