2015 елның 27 ноябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт милкен сату буенча ачык аукцион үткәрелде. Сатуга куелган 185 технологик һәм функциональ бәйле газ белән тәэмин итү объекты 92,7 миллион сумга сатылды.
Сатудан кергән бу сумма Татарстан Республикасы бюджетына керәчәк.