2015 елның 6 ноябре көнне «ИНФО ПРОСТРАНСТВО» Мәскәү эшмәкәрлек үзәгендә ТР Бәяләүчеләр союзы вәкилләре катнашында Россия Бәяләүчеләре союзы Россиякүләм иҗтимагый оешмасы әгъзаләренең гомуми исәп-хисап, сайлау җыелышы үтте. Россиякүләм иҗтимагый оешма Президенты итеп кабат Партнерлыкның күзәтчелек советы рәисе Светлана Табакова сайланылды. Россиякүләм иҗтимагый оешма составына шулай ук Партнерлык идарәчелеге әгъзасы – ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин керде.