Халыкара инвалидлар көне кысаларында декада

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

ТР Министрлар  Кабинеты боерыгы нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 1 декабрьдән 10 сына кадәр Халыкара инвалидлар көне кысаларында физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән  гражданнар проблемасын чишү буенча чаралар үткәрелә. Бу акция инвалидлар хокукы турындагы Конвенцияне тормышка ашыру максатыннан үткәрелә.  

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан расланган чара планы буенча  “Балачак шатлыгы” хәйрия  акциясендә катнашу, министрлыкның инвалидлыгы булган хезмәт ветераннарына матди ярдәм күрсәтү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International