2015 елның 3 декабрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең Кадастр мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлегенең 1 разрядлы белгече вазифасына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча 3 дәгъвачы арасында җиңүче итеп Першиков Кирилл билгеләнде.
Моннан тыш тагын берничә хезмәткәр класслы чиннар алу максатыннан квалификацион имтихан тапшырды.
Аттестация әгъзаларының гомуми фикере буенча, барлык хезмәткәрләр дә норматив документларны, вазифа регламентларын яхшы беләләр һәм барлык сорауларга да төгәл, ышандырырлык җаваплар бирделәр.
Аттестация әгъзаларының бердәм тавышы нәтиҗәләре буенча имтихан биргән хезмәткәрләрнең барысына да тиешле класслы чиннар биреләчәк.