Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 636 миллион 190 мең сум салым булмаган табыш керде

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  2015 елның 11 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2015 елның 11 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 636 миллион 190 мең сум акча керде. Шулай итеп, 11 айда бюджет йөкләмәсе 99,01 % ка үтәлде.

       Шул исәптән, статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 71,52 миллион сум - план 96,8 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 48,92 миллион сум – план 94,4 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 190,61 миллион сум – план 100,1% ка үтәлгән;

җир сатудан – 84,13  миллион сум акча кергән - план 101,46 % ка үтәлгән;

кыйммәтле кәгазьләр сатудан  -1,93 миллион сум – план 38,6% ка үтәлгән;

дивидентлардан – 140,96  миллион сум – план 100 % ка үтәлгән;

чиста табыш өлешеннән – 45,43 миллион сум - план 100 % ка үтәлгән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 52,67 миллион сум табыш кергән– план 101,1 % ка үтәлгән;

мәлкәттән файдаланудан кергән башка табышлар – 28 мең сум - план 100 % ка үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International