2015 елның 9 декабрендә, Халыкара коррупция белән көрәш көнендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы буенча “Иҗтимагый контрольнең милли комитеты” Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге программаларны тормышка ашыруны этәрү буенча Регионара иҗтимагый оешма вәкиллекләре җитәкчеләре белән очрашу узды. Очрашу кысаларында Россия Федерациясендә коррупциягә каршы тору буенча актуаль проблемалар каралды.