Халыкара инвалидлар көне кысаларында декада үтте

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

ТР Министрлар  Кабинеты боерыгы нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 1 декабрьдән 10 сына кадәр Халыкара инвалидлар көне кысаларында физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән  гражданнар проблемасын чишү буенча чаралар үткәрелде. Бу акция инвалидлар хокукы турындагы Конвенцияне тормышка ашыру максатыннан үткәрелде.  

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан расланган чара планы буенча  министрлык хезмәткәрләре “Балачак шатлыгы” хәйрия  акциясендә катнаштылар, министрлыкның инвалидлыгы булган хезмәт ветераннарына матди ярдәм күрсәтелде. Ел агымында махс оешмаларга 42 050 сум күләмендә акча җыеп җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International