21декабрь көне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстэм Мерзакреев рәислегендә кадастр инженерларын аттестацияләү буенча комиссия утырышы узды. Утырышта кадастр инженерларының квалификацион аттестатларын гамәлдән чыгару яки чыгармау соравы каралды.
Утырышка чакырылган закон таләпләрен бозган 3 кадастр инженерының 2 се генә килде. Аларга закон таләпләрен саклауны раслаучы дәлилләр китерү, яки аларны үтәмәүне раслаучы сәбәпләр китерү мөмкинлеге бирелде.
Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча 2 кадастр инженерының квалификацион аттестатлары гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде, 3 нче кадастр инженерының материалларын карау кичектерелде.