14 гыйнвар көне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстэм Мерзакреев рәислегендә кадастр инженерларын аттестацияләү буенча комиссия утырышы узды. Утырышта 8 кадастр инженерының квалификацион аттестатларын гамәлдән чыгару яки чыгармау соравы каралды.
Утырышка чакырылган закон таләпләрен бозган кадастр инженерының 6 сы килде, 2 се төрле сәбәпләр аркасында килмәде. Кадастр инженерына закон таләпләрен саклауны раслаучы дәлилләр, яки аларны үтәмәүне раслаучы сәбәпләр китерү мөмкинлеге бирелде.
Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча 7 кадастр инженерының квалификацион аттестатларын гамәлдән чыгармаска дигән карар кабул ителде, 1 сенең материалларын карау кичектерелде.