Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 2015 елда 917 миллион 950 мең сум салым булмаган табыш керде

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  2015 елда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2015 елда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 917 миллион 950 мең сум акча керде. Шулай итеп, 2015 елда бюджет йөкләмәсе 102 % ка үтәлде.

       Шул исәптән, статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 77,05 миллион сум - план 104,3 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 221,37 миллион сум – план 104,3 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 283,93 миллион сум – план 100,1% ка үтәлгән;

җир сатудан – 85,54  миллион сум акча кергән - план 100,04 % ка үтәлгән;

кыйммәтле кәгазьләр сатудан  -9,65 миллион сум – план 193 % ка үтәлгән;

дивидентлардан – 140,96  миллион сум – план 100 % ка үтәлгән;

чиста табыш өлешеннән – 45,43 миллион сум - план 100 % ка үтәлгән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 53,49 миллион сум табыш кергән– план 101,6 % ка үтәлгән;

мәлкәттән файдаланудан кергән башка табышлар – 28 мең сум - план 100 % ка үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International