Татарстан Республикасының Президенты Р.Н. Миннехановның муниципаль унитар оешмалар эшчәнлеген контрольдә тотуның нәтиҗәсен арттыру турындагы йөкләмәсен тормышка ашыру максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре минситрлыгы вәкилләре ТР Финанслар министрлыгының казначылык департаменты тарафыннан үткәрелгән киңәшмәләрдә катнашты. Киңәшмәдә министрлык тармаклары, җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм муниципаль унитар оешма вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә югарыда күрсәтелгән оешмаларның 2016 елда эш тәртибе үзгәрүе турында әйтелде, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршына яңа – 195 унитар оешманың финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп күрсәткечләренә мониторинг ясау бурычы куелды. Шуларның 24 е бетерелү, банкротлык процедуралары үтә, 16 сы дәүләт унитар оешмасы.