ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә 2016 елның гыйнвар аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, гыйнвар аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 8 миллион 460 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 2,93 % ка үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 4,22 миллион сум - план 7,3 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 1,90 миллион сум – план 4 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 1,71 миллион сум – план 5,7% ка үтәлгән;
җир сатудан – 0,63 миллион сум акча кергән.