Бүген 5 нче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 15 нче утырышында “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы 178-5 нче номерлы ТР закон проекты I укылышта кабул ителде.
Ул дәүләт һәм муниципаль саналган җир кишәрлекләрен юридик затларга һәм гражданнарга бирү мәсьәләләренә кагыла.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашу барышында бу үзгәрешләрнең федераль законнарда булган үзгәрешләргә бәйле икәнен ассызыклады. Ул шулай ук закон проектының җирләрне тагын да нәтиҗәлерәк файдалануга юнәлдерелгән булуын билгеләп үтте.
“Республикадаа, район үзәкләрендә һәм җирлекләрдә моннан 3-5 ел элек хосусыйлаштырылган, әмма файдаланылмаган җирләр күп. Бу — безнең төп фондыбыз, җир ул җитештерү ысулы”, - диде парламент җитәкчесе. Аның сүзләренчә, законда җирне теркәү, хисапка кую һ.б. мәсьәләләр дә карлаган. Бу безгә күп керем дә китермәс, әмма җир “эшләргә” тиеш, диде ул бу уңайдан.