ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев эш группасы составында Минзәлә муниципаль районында булды

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Эш группасын Татарстан Республикасы  Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә үтте.

Минзәлә муниципаль районы Советының “Минзәлә муниципаль районының 2015 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлары” темасына багышланган утырышы алдынна эш группасы "Мебелев" җиһаз фабрикасында булды, анда җитештерү базасын карадылар, чыгарыла торган продукция белән таныштылар.

Аннан соң "Изыскатель" сәүдә-җитештерү фирмасы" ҖЧҖдә булдылар, яңа җитештерү линиясе белән таныштылар. Хәзерге вакытта монда 58 төрдә товар җитештерелә.

"Изыскатель" сәүдә-җитештерү фирмасы" ҖЧҖ сәүдә челтәрләре маркасы астында ритейлерлар өчен продукция җитештерә. Бу предприятиедә 140 кеше эшли, сезонда алар 180 гә җитә.

Район Мәдәният йорты фойесында район эшмәкәрләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитештергән продукция күргәзмәсе оештырылган иде. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков  һәм Азат Хамаев эшкуарлар белән аралаштылар, аларның эшчәнлекләре һәм киләчәккә планнары белән кызыксындылар.

Аннан соң алар  Минзәлә муниципаль районы Советының “Минзәлә муниципаль районының 2015 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлары” темасына багышланган утырышында катнаштылар.

Утырышта шулай ук РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Хөкүмәте әгъзалары, ТР Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, ТР Дәүләт Советы депутаталары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, район активы катнашты. 

Район башлыгы Айдар Сәләхов 2015 ел өчен районның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясады һәм алдагы елга бурычларны билгеләде.

Айдар Сәләхов республика җитәкчелегенә ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

ТР Премьер-министры утырыш барышында чыгыш ясап, республика җитәкчелеге "Минзәлә районының киләчәктәге үсешенә оптимистларча карый”, диде.

Илдар Халиков билгеләгәнчә, районда социаль өлкәне үстерүгә юнәлтелгән программалар уңышлы гамәлгә ашырыла. Ул шулай ук Татарстанда хәзерге вакытта федераль һәм республика программаларын гамәлгә кертү барганны искә төшерде, һәм быел алар барысы да дәвам итәчәк.

ТР Премьер-министры Минзәләнең алты кешесенә хезмәттәге казанышлары һәм районның социаль-икътисади үсешенә өлеш кертүләре өчен Хөкүмәт бүләкләре тапшырды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International