2016 елның 14 феврале көнне республиканың барлык шәһәр һәм районнарында “Россия чаңгы юлы - 2016” массакүләм чаңгы ярышлары үтте. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре Казан шәһәрендә оештырылган өч мәйдандагы чаңгы ярышларында катнаштылар. Министрлык чаңгычыларының төп массасы залесный бистәсендәге “Кояшлы” сәламәтләндерү лагере янындагы мәйданда катнаштылар.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының күп кенә хезмәткәрләре Идел буе районының Имәнлек һәм Совет районының Дәрвишләр бистәсендәге Каенлык мәйданнарындагы йөгерештә катнаштылар.
Бу чараның алда республикада чаңгы спортын популярлаштыруга йогынтысы зур.