ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

17.02.2016 көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советы яңа составының утырышы булды. Утырышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, министр урынбасарлары, структур подразделениеләр җитәкчеләре катнаштылар.

Иҗтимагый совет утырышында кереш сүзендә Азат Хамаев Иҗтимагый советның коррупциягә каршы көрәштә эксперт орган буларак әһәмиятле роль уйнавын билгеләде. Шулай ук халык белән , эшмәкәрлек, хакимият органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү механизмы буларак мөһим булуын азсызыклады. 

Иҗтимагый совет рәисе итеп Рәшид Әбашев, урынбасары - Нәзгать Мәгрифәтуллин, сәркатип - Олег Булгаков сайланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International