2016 елның 18 февралендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең мөлкәт идарәсенең Аренда, дәүләт мөлкәтен реализацияләү һәм инвестиция проектларын тормышка ашыру бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече вазифасына конкурсның икенче этабы үткәрелде.
Конкурста 3 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча катнашучыларның берсе дә тиешле баллар җыя алмадылар. Шул сәбәпле конкурс комиссиясе җиңүчене билгели алмады.
Шул ук көнне хокук идарәсенең Методология һәм муниципаль мөлкәт мөнәсәбәтләрен формалаштыру бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе вазифасына резерв өчен конкурсның да икенче этабы үткәрелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Дьякова Екатерина Юрий кызы и Епишина Ольга Витаий кызын кадрлар резервына кертү турында каарар кабул ителде.