2016 елның 26 феврале көнне җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә ТР буенча Росреестр белгечләре белән берлектә һәм Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләренең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмәдә “Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукларны электрон дәүләт теркәве үткәрүне кертү” соравы каралды. Бу эш гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәте алу механизмын электрон формада файдалануны күтәрү максатыннан башкарыла.