2016 елның 4 мартында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының актлар залында 8 март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара үткәрелде.
Министр Азат Хамаев министрлыкта эшләүче хатын-кыз хезмәткәрләрне яз бәйрәме белән котлады, министрлык алдына куйган бурычларны уңышлы башкарганнары өчен рәхмәтен белдерде.
Азат Хамаев хатын-кызларга бүләкләр тапшырды. Гөлнур Румянцевага «2014 елда Сочи шәһәрендә XXII кышкы олимпия уеннары һәм XI Кышкы паралимпия уеннары» истәлекле медале һәм грамота, Илвира Исхаковага ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының мактау грамотасы белән Татьяна Дернова, Алинә Ризаева, Алина Мусина; ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының рәхмәт хаты белән Гүзәл Миндубаева һәм Резеда Тимергалиева бүләкләнделәр.