ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә 2016 елның үткән ике аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, гыйнвар-февраль айларында республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 174 миллион 360 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 60,36 % ка үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 8,44 миллион сум - план 14,6 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 6,37 миллион сум – план 13,4 % ка үтәлгән;
дивидентлардан – 102,94 миллион сум – план 163,2 % ка үтәлгән;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 47,38 миллион сум табыш кергән– план 84,3 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 8,60 миллион сум – план 28,7% ка үтәлгән;
җир сатудан – 0,63 миллион сум акча кергән.