ТР Бәяләүчеләр союзының башкарма директоры Олег Булгаков 10.03.2016 ТР Иҗтимагый палатасының 10-еллыгына багышланган чаралар кысаларында «Коммерциячел булмаган сектор һәм дәүләт. Коммерциячел булмаган оешмаларның юл картасы» секциясе эшендә катнашты. ТР Президенты Аппаратының актлар залында видеоконференция режимында узган секция эшендә бәяләү өлкәсендәге әйдәп баручы эксперт Владимир Болдырев (Мәскәү шәһәре), социаль – юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар (СО НКО), министрлык һәм ведомство, ТР Иҗтимагый Палатасы җитәкчеләре катнаштылар.
Олег Булгаков чыгышында кыскача гына Партнерлык эшчәнлегенә тукталып үтте, дәүләти-шәхси партнерлык өлкәсендәге эшчәнлекнең нәтиҗәле булуын билгеләп үтте. Шулай ук Эксперт-консультацион совет, Мәгариф буенча комитет эше практикасын куллану , ТР Бәяләүчеләр союзының социаль проектлары турында фикерен эйтте. Ул социаль – юнәлешле коммерциячел булмаган социаль-икътисади проектларның нәтиҗәлелеген бәяләгәндә Партнерлык тәҗрибәсен кулланырга тәкъдим итте.