Җирле үзидарә турындагы закон нигезләренә төгәллек кертелде.
Татарстан Республикасында җирле үзидарә турындагы ТР Законы Федераль закон белщн тәңгәл китерелде.
РФ Хөкүмәте тарафыннан Россия муниципаль берәмлекләре дәүләт реестрын алып бару РФ юстиция министрылыгына тапшырылган. Реестрга кертелгән мәгълүматлар һәркемгә ачык булырга тиеш. Шуның нигезендә Татарстан муниципаль берәмлекләренең реестрын алып баруның кирәге калмады.
Моннан тыш, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына өстәмә вазифалар тапшырылды. Министрлык муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү турындагы ТР законнарын кабул иткән очракта кадастр исәбе органына җир төзелеше объектлары карталарын (планнарын) җибәрәчәк.