2016 елның 23 мартында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында “Мастер” Кама индустриаль паркы үсеше” проектын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә ТР Икътисад министрлыгы, ТР Финанс министрлыгы, «КИП «Мастер» АҖ вәкилләре катнаштылар.
«Мастер» Камского индустриаль паркы үсеше” проекты 6,9 млрд. сум күләмдә инвестицияләр җәлеп итү белән алтынчы тармакны булдыруны күздә тота. Финанслау чыганагы сыйфатында “Моношәһәрләр үсеше фонды” (1,9 млрд.сум), Татарстан Республикасы бюджеты (0,1 млрд. сум), шәхси инвестицияләр (4,9 млрд.сум) коммерциячел булмаган оешмалар ярдәм күрсәтәчәк.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының бу проектка керү механизмнары каралды.