Алабугада авыл җирлекләре башлыклары семинар-киңәшмәсендә җир мөнәсәбәтләренә кагылышлы сораулар буенча министр урынбасары Рөстәм Шәмиев чыгыш ясады

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Мәдәният сараеның зур залында җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте. Монда республиканың 5 районыннан (Алабуга, Кукмара, Менделеевск, Мамадыш, Әгерҗе) 150дән артык җирлек башлыгы, министр урынбасарлары югарылыгында кайбер министрлыклар вәкилләре, шәһәр учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Чараны Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров алып барды. 

Алабуга муниципаль район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина җыелышка сәламләү сүзләре белән чыкты. Үз чыгышында ул мондый семинар-киңәшмәне уздыруның инде традициягә керүен, әмма Алабугада аның беренче тапкыр үтүен әйтеп китте. “Безнең күпләребез җирле үзидарә белән дәүләт хакимияте органнарының мондый формада аралашу нәтиҗәлелегенә инде инанды. Турыдан-туры мондый аралашу закон чыгару һәм башкару хакимиятендә кертелгән яңалыклар турында белергә мөмкинлек бирә, шулай ук бер-береңнән тәҗрибә уртаклашырга да була”,- дип ассызыклап әйтте Зөлфия Сөнгатуллина. 

Министр урынбасары чыгышларында муниципаль дәрәҗәдәге җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль сораулар каралды. Зур игътибар җирле бюджетка керүче резервлардан файдалануның үсешенә, мөлкәтне нәтиҗәле файдалануга бирелде, шулай ук территориаль планлаштыру, торак пунктларны киңәйтү, хуҗасыз мөлкәтне теркәү һәм башка сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International