ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры вазифаларын башкаручы Сергей Демидов каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә 2016 елның беренче кварталында республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, гыйнвар-март айларында республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 191 миллион 130 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 66,16 % ка үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 13,62 миллион сум - план 23,5 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 11,16 миллион сум – план 23,5 % ка үтәлгән;
дивидентлардан – 102,94 миллион сум – план 163,2 % ка үтәлгән;
чиста табыш өлешеннән – 4,74 миллион сум - план 15,2 % ка үтәлгән;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 48,75 миллион сум табыш кергән– план 86,8% ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 9,15 миллион сум – план 30,5% ка үтәлгән;
җир сатудан – 0,78 миллион сум акча кергән.