Лениногорскида җирле үзидарә мәсьәләләре буенча семинар үтте

2016 елның 15 апреле, җомга

Бүген җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин ктнашында Лениногрск шәһәренең шәһәр Мәдәният сараенда җирле үзидарә эшчәнлегенә кагылышлы киңәшмә узды. Анда Татарстан муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, шулай ук республиканың алты районыннан авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Очрашу өйрәтү-укыту семинары рәвешендә узды. Биредә төрле министрлык вәкилләре җирле үзидарәгә кагылышлы мәсьәләләр хакында сөйләде, аңлатты, шулай ук сорауларга җавап бирделәр. Җирле үзидарә органнарында һәрвакыт үзгәрешләр кереп тора, яңа законнар кабул ителә. Менә шулар белән якыннан таныштыру максатында оештырылды да инде семинар.

Министр урынбасары чыгышларында муниципаль дәрәҗәдәге җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль сораулар каралды. Зур игътибар җирле бюджетка керүче резервлардан файдалануның үсешенә, мөлкәтне нәтиҗәле файдалануга бирелде, шулай ук территориаль планлаштыру, торак пунктларны киңәйтү, хуҗасыз мөлкәтне теркәү һәм башка сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International