"Республика мөлкәт казнасы" ДБУ тарафыннан Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык оборонасы эшләре буенча министрлык карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә итү хокукында беркетелгән дәүләт милкеннән файдалану буенча 2 тикшерү үткәрелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы шәһәрендәге гомуми мәйданы 500 кв.м булган күчемсез милек объектының, Яшел Үзән шәһәрендәге гражданлык оборонасы объектыныж, 3 автомобильнең кулланылышта булмавы ачыкланды. Шулай ук Яшел Үзән шәһәрендәге 2 күчемсез милек объектының оператив идарә хокукы теркәлмәве, Яр Чаллы шәһәрендәге 5 гараж боксының ТР дәүләт милке Реестрына кертелмәве ачыкланды.