ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының дәүләт хезмәткәре ТР дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең беренче Электрон мактау тактасына кертелде

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча совет карары белән Электрон мактау тактасына кертү өчен Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрләре исемлеге расланды. Аны булдыруның төп максаты - Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтенең дәрәҗәсен арттыру һәм республика дәүләт хезмәткәрләренең профессиональ хезмәт эшчәнлегенә керткән өлешләрен җәмәгатьчелек тануына ирешү.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы Рахматуллин Илдар Рәфкать улын  - Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының  Исәпләү, мониторингн һәм мәгълүмати хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесен һәм Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең беренче Электрон  мактау тактасына кертелгән башка дәүләт хезмәткәрләрен котлый һәм аларга хезмәт урынында алга таба да зур уңышларга ирешүләрен тели.

Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең Электрон  мактау тактасы “Татарстан Республикасының рәсми порталы” ДМС составына кертелгән “Дәүләт гражданлык һәм муниципаль хезмәт”сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.tatarstan.ru/doska-pocheta.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International