ТР Бәяләүчеләр союзы “Татарстан Республикасының милли сәүдә маркасы” проектында катнашуны, оештыру һәр жюри эшендә катнашуны дәвам итте. II Республика фестиваль-конкурсының беренче зоналы туры 30.04.2016 Әлмәт шәһәрендә башланып китте. Фестивальнең аерылып тора торган ягы булып куелган азык-төлекнең күп төрле булуы, катнашучылар составының республиканың 12 районныннан күпләп килүләреннән торды.
Жюриның игътибарын «Иман-чәй» һәм чыршы күркәләренннән кайнатма нык җәлеп итте. Шулай ук күчерелеп йөртелә торган урам миченнән кайнар дучмак (Биг-макка безнең җавап), бавырсак, сөт, катык, кымыз, каймак, кәҗә сөтеннән сыр, умартачылык азык- төлеге, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Азнакай һәм республиканың башка районнары фермерларының ит деликатеслары.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасе, ТР Бәяләүчеләр советының башкарма директоры Олег Булгаков фестиваль-конкурсның жюри составында буларак, иҗттимагый совет министрлык белгечләре белән берлектә соңгы киңәшмәдә кече һәм урта эшмәкәрлеккә мөлкәт ярдәме күрсәтүнең яңа механизмнары турында фикер алышуы турында хәбәр итте һәм ны “Милли сәүдә маркасы” проекты форматында кертеп җибәрүне тәкъдим итте.