ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
2016 елның январь-май айларында министрлык тарафыннан ТР муниципаль берәмлекләреннән килгән 1611 сату-алу эше буенча 785 мөрәҗәгать каралды, шуларның 582 сату-алу эше башкару килешенде. 1029сы буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.