Дәүләт милкеннән файдалану тикшерүләре дәвам итә

2016 елның 6 мае, җомга

"Республика мөлкәт казнасы" ДБУ тарафыннан Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык оборонасы эшләре буенча министрлык карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә итү хокукында беркетелгән дәүләт милкеннән файдалану буенча  тикшерү үткәрелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы шәһәрендәге гомуми мәйданы 470,8 кв. м булган күчемсез милек объектының һәм Яр Чаллы шәһәре төзелеш инндустриясенең 7000 кв.м мәйданлы җир кишәрлеге, 496 в.м мәйданлы 11 фатирның кулланылышта булмавы ачыкланды. Шулай ук 5  автомобиль ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының тиешле боерыгыннан башка  исәптән төшерелгән, 18 күчемсез милек объектының оператив идарә хокукы теркәлмәгән, 491 кв.м мәйданлы бина ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы рөхсәтеннән һәм тиешле килешмәләр төзелмичә башка дәүләт оешмаларына файдалануга тапшырылган..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International