9 май- Хәтер көне, кайгы уртаклашу көне, Бөек Җиңү көне! Бәйрәм тантанасы Ленин паркында үтте. 7 меңнән артык мизәләле монда үз геройлары турында сөйләргә, аларның батырлыклары турында искә алырга җыелдылар.
Үлемсез полк маршының төп символы булып, җиңү көненә кадәр барып җитә алмаган батырлар да катнашты. 530 дан артык портретны аларның балалары, оныклары күтәреп барды. .
Ветераннар һәм чарада катнашучылар каршындагы чыгышында Тр Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев ТР Президенты р.Н. Миннехановның бәйрәм мөрәҗәгатен җиткерде. Ветераннарга олы рәхмәтен җиткерде, аларга сәламәтлек һәм уңышлар теләде.
- Хөрмәтле ветераанарыбыз! Без сезнең алда түләп бетергесез бурычлы! Без сезне онытмыйбыз! – диде ул.