Татарстан Республикасы катнашкан өлеше булган акционерлык җәмгыятьләрендә акционерларның еллык гомум җыелышлары үтә

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

      Гамәлдәге закон буенча хәзерге вакытта Татарстан Республикасы катнашкан өлеше булган һәм аларга карата махсус хокук (“Алтын акция”) файдаланылган акционерлык  җәмгыятьләрендә акционерларның еллык гомум җыелышлары үтә. Агымдагы атнада акционерларның еллык гомум җыелышлары “Нижнекамскнефтехим” ГАҖ, “Зәй ХПП” ААҖ, “Казан оргсинтезы” ГАҖ, “ТР Җир мөнәсәбәтләре үсеше үзәге” ААҖ, “ТКрутушка шифаханәсе” ААҖ,  үтте. Көн тәртибендә җәмгыятьләрнең еллык исәп-хисапларын раслау, 2015 ел эшчәнлекләре буенча бухгалтерлык исәп-хисапларын раслау, дивидентлар түләү, 2016-2017 елга җәмгыятьләрне контрольдә тоту һәм идарә итү органнарын формалаштыру сораулары каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International