ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы “Урман утыру” акциясендә катнашты

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

Узган шимбә, 14 нче май көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре  “Урман утырту көне”дип  игълан ителгән традицион табигатьне саклау акциясе кысаларында үткәрелгән чарада катнашты. Алар Биектау участогы урманчылыгында ылыслы агачлар утыртуда активлык күрсәттеләр.

       ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча язгы һәм көзге урман утырту чараларында республикада 30 меңнән артык кеше катнашкан, 350 га мәйданда 1,3  млн. данәдән артык агач утыртылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International