ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министлыгына ел саен үткәрелә торган «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit» 8 нче саммита катнашучы вакытлыча Төньяк Осетия Хөкүмәте рәисе вазифаларын башкаручы Таймураз Тускаев эшлекле сәфәр белән килде. Министр Азат Хамаев һәм минитсрлыкның бүлек җитәкчеләре белән очрашуда җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре сораулары каралды. Өлешчә кадастр мөнәсәбәтләре, муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлек итү, дәүләт милке табышын арттыру сораулары турында тәҗрибә уртаклашылды.