"Республика мөлкәт казнасы" ДБУ тарафыннан Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык оборонасы эшләре буенча министрлык карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә итү хокукында беркетелгән дәүләт милкеннән файдалану буенча тикшерү үткәрелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Казан шәһәре, Тэцев урамындагы гомуми мәйданы 42,3 кв.м булган гараж һәм 60 кв.м җир кишәрлеге файдаланылмый, К. Маркс ур., 37,7 кв.м хуҗалык блогы ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы рөхсәтеннән башка җимертелгән, 5 күчемсез милек объектының оператив идарә хокукы теркәлмәгән, гомуми мәйданы 81,4 кв.м 4 күчемсез милек объекты ТР дәүләт милке Реестрына кертелмәгән.